Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 76.97 89.9

️Дөрес сөйләшәбезме?

️Дөрес сөйләшәбезме?
Туган телдә һәр сүзне үз урынында дөрес кулланган, матур итеп сөйли белгән кешеләргә сокланам. Тик барыбыз да андый түгел шул. Күпләребез сөйләшкәндә яйсә язганда еш кына менә нинди хаталар җибәрә:
Без күп кенә очракларда " кызганычка каршы" һәм " бәхеткә каршы" дип сөйлибез, язабыз. Мәсәлән:
- Аны бик тә көткән идек. Кызганычка каршы, килә алмады. Бу очракта: "Кызганыч, килә алмады", дип әйтү дөрес була. " Кызганычка каршы ", дисәк, яхшы, дигән мәгънә килеп чыга бит.
Икенче сүз - "бәхеткә каршы" сүзе.
-Бәла - каза чыгармасын тагын, дип борчылган идек. Бәхеткә каршы, андый хәл булмый калды.
Менә бу җөмләдә дә " каршы" сүзен кую кирәк түгел. " Бәхеткә" яки " " бәхетебезгә", дип язып кую яйсә әйтү дөрес була.
Кызганыч, мондый хаталар белән матбугат битләрендә дә, укытучылар, журналистлар, җитәкчеләр, хәтта галимнәр сөйләмендә дә очрашабыз.
Әйдәгез, дөрес сөйләшергә, дөрес язарга тырышыйк.
/Идият Әширов/
1060

Оставить сообщение: